news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хөкүмәте иреккә чыккан тоткыннар өчен махсус проектка грант тәкъдим итә

“Нәкъ менә коммерцияле булмаган оешмалар әлеге юнәлешләрдә нәтиҗәлерәк эш күрсәтер дип өметләнәбез”, – дип саный Эльмира Зарипова.

Татарстан хөкүмәте иреккә чыккан тоткыннар өчен махсус проектка грант тәкъдим итә
Михаил Захаров

(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан хөкүмәте иреккә чыккан тоткыннар өчен махсус проектка грант алу өчен конкурс игълан итә. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә ТР Социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

  • ТР Министрлар Кабинеты, коммерцияле булмаган оешмалар арасында, социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен грант өчен конкурс игълан итә. Конкурс эшләре 9 юнәлеш буенча 23 номинациядә кабул ителә.


“Быел без 2016 һәм 2017 елларда булмаган ике юнәлештә өр-яңа ике номинация игълан иттек. Болар: “Физик культура һәм спорт” юнәлешендә “Сәламәт һәм инвалидлар иҗтимагый тирәлеген берләштерүче сәламәтләндерү физкультурасы һәм спорт эшчәнлегенең инклюзив формалары белән эшләү” һәм “Гражданлык җәмгыяте институтын һәм иҗтимагый үзидарәне үстерү, гражданнарның хокукларын яклау” юнәлешендә “Иреккә чыккан тоткыннарны социальләштерү һәм адаптация” номинацияләре. Безнең фикеребезчә, нәкъ менә коммерцияле булмаган оешмалар әлеге юнәлешләрдә, әлеге темалар буенча эшләп, нәтиҗәлерәк эш күрсәтер дип өметләнәбез”, – диде Эльмира Зарипова.

  • Конкурста эшчәнлеген кимендә бер ел алып барган коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала.
  • Сәяси партия һәм учреждениеләр формасындагы комерцияле булмаган оешмалар, ябылу яки кушылу ихтималы алдында торган коммерцияле булмаган оешмалар конкурс катнашучылары була алмый.

Коммерцияле булмаган оешмаларга республика гранты бирү өчен 20 млн сум акча бүленгән. Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре һәм Әлки, Сарман районнарында урнашкан коммерцияле булмаган оешмалар әлеге грантны отуда теләп катнаша.

Быел министрлык Апас, Кайбыч, Алексеевск, Әтнә, Әгерҗе, Алабуга, Балтач, Югары Ослан, Кама Тамагы, Менделеевск, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Теләче, Зәй районнарынннан зуррак активлык көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100