news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Хөкүмәте алкогольне законсыз таратуга каршы көрәшкә 2 млн сум акча бүлеп биргән

2016 елдан гражданнар Татарстан территориясендә алкоголь һәм составында спирт булган продукциянең законсыз әйләнеше турында хәбәр итә ала.

(Казан, 4 март, "Татар-информ"). 2016 елдан гражданнар Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь һәм составында спирт булган продукциянең законсыз әйләнеше турында хәбәр итә ала. Мәсәлән, сату кагыйдәләрен бозу, этил спирты, алкоголь яки составында спирт булган продукцияне законсыз рәвештә җитештерү очраклары. Гражданнарның мәгълүматы расланган очракта акчалата премия каралган.

2016 елда бу максатка 1 миллион сум бүлеп бирелгән.

Республикада яшәүчеләр бу тәкъдимне кабул итеп, үзләре дә ярдәм кулы сузган. 28 муниципиаль берәмлектән кабул ителгән 625 хәбәр бу фактны раслый. Чагыштыру өчен – 2015 елда 108 мөрәҗәгать килгән.

2016 елда дөрес дип табылган мөрәҗәгатьләр өчен гражданнарга 303 мең сум түләнгән (мәҗбүри түләүләрне исәпкә алганда, 442 мең сумнан күбрәк). Барлык килгән гаризаларның 33 проценты дөрес дип расланган.

2017 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән гражданнарның акчалата стимулы өчен 2 миллион сум бүлеп бирелгән.

Бу елның соңгы 2 аенда гына 257 мөрәҗәгать килгән.

Алкоголь һәм составында спирт булган продукциянең законсыз әйләнеше турындагы мәгълүматны бирү бик җайлы. Моның өчен Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетта регистрация үтәргә кирәк. Шуннан соң “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасында тиешле пункны сайлап мәгълүмат калдырырга була. Мәгълүматларны берничә категория буенча җибәрергә мөмкин:

- “Этил спирты, алкоголь яки составында спирт булган продукцияне законсыз рәвештә җитештерү, аның әйләнеше”

- “Сату кагыйдәләрен бозу”

- “Җәмәгать туклануы” .

Мөрәҗәгатьне калдырганда, раслаучы фото кую – мәҗбүри шарт.

Мөрәҗәгатьләрне Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре тикшерә. Нәтиҗә “Халык контроле"ндә урнаштырыла.

Акчалата бүләк күләме бер, ике яки өч мең сум. Ул тәртип бозу дәрәҗәсенә һәм тартып алынган ялган аракы күләменә бәйле.

Акчаны мөрәҗәгать итүченең счетына Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе күчерә. Моның өчен гражданнарга тиешле гариза бирергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100