Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Хөкүмәте Алабугадагы Георгий паркын төзекләндерәчәк
2020 елда Алабугада узган иҗтимагый тыңлауларда гражданнар территорияне тәртипкә китерү буенча үз теләкләрен җиткерде.
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Республика Хөкүмәте быел Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы буенча Алабуганың дүртенче микрорайонында урнашкан Георгий паркын яңартачак.
Татарстанның Алабуга муниципаль районы матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, проектны быел гамәлгә ашыра башлаячаклар.
«Паркта, Алабуганың халык иң тыгыз урнашкан дүртенче микрорайонында яшәүчеләргә кирәкле элементларны да кертеп, табигатькә мөмкин кадәр якынлыкны сакларга кирәк. Әйтик, паркта чаңгы трассасы сакланачак; фонарьлар куелачак, җәяүлеләр йөрү өчен юллар, ерганак аша күпер төзеләчәк, балалар мәйданчыгы, шугалак һ.б. барлыкка киләчәк», - диелә хәбәрдә.
Проектны шәһәр халкы ярдәмендә «Архдесант» архитекторлар командасы әзерли. 2020 елда Алабугада узган иҗтимагый тыңлауларда гражданнар территорияне тәртипкә китерү буенча үз теләкләрен җиткерде.
Паркның 10нчы муниципаль мәктәп янында урнашуын исәпкә алып, төзекләндерелгән территориядә табигать белеме, биология һәм физкультура дәресләрен үткәрү өчен бөтен шартлар тудырылачак. Моннан тыш, парктагы барлык спорт объектларын да ремонтлау күздә тотыла.
Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы 2015 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә куелган. Ул республиканың һәр муниципаль районында заманча һәм уңайлы шәһәр мохите булдыруга юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз