news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Хөкүмәте 22 апрельдә ТР Дәүләт Советына 2018 ел нәтиҗәләре буенча отчет бирәчәк

Республика парламентының 47нче утырышының көн тәртибенә 24 мәсьәлә кертелгән.

Татарстан Хөкүмәте 22 апрельдә ТР Дәүләт Советына 2018 ел нәтиҗәләре буенча отчет бирәчәк
архив/Рамиль Гали, gossov.tatarstan.ru

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 47нче утырышы 22 апрельдә узачак. Утырышта Татарстан Хөкүмәтенең 2018 ел эш нәтиҗәләре турында отчет белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясаячак. Бу хакта бүген ТР парламенты президиумы утырышында билгеле булды.

“Утырыш тәртибенә 24 мәсьәлә кертелә. Башкарма хакимият органнарының 2018 ел эш нәтиҗәләре буенча отчетны карау көн тәртибендәге төп мәсьәлә булачак. Отчетны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кертте. Доклад белән республика премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясаячак”, - диде ТР Дәүләт Советы сәркатибе Лилия Маврина.

Республика парламенты утырышында беренче тапкыр Татарстан оешмаларының мәдәният, сәламәтлекне саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүләре сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында мәҗбүри отчет каралачак. “Доклад республика Президенты белән тәкъдим ителде. Аның йөкләмәсе буенча вице-премьер Ләйлә Фазлыева чыгыш ясаячак”, - диде Лилия Маврина.

Депутатлар сигез республика закон проекты, икенче укылышта “ТР мәдәни мирас объектлары турында” законындагы үзгәрешләргә кагылган документ турында фикер алышачак. Беренче укылышта парламентарийлар ТРның киләсе законнарына үзгәрешләр кертүче закон проектларын караячак: “ТР Административ-территориаль төзелеше турында”, “ТР Инновация эшчәнлеге турында”, “ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында” һ.б.

Хөкүмәт сәгатендә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гражданнарга бушлай җир кишәрлекләре бирү җир законнары үтәлеше турында, шул исәптән җир кишәрлекләрен инфраструктура объектлары белән тәэмин итү турында сүз барачак. Моннан тыш, ТР министрлар кабинеты җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең яңа системага күчүенең беренче нәтиҗәләре белән уртаклашачак.

Утырышның көн тәртибенә федераль законнарның җиде проекты һәм РФ субъектларының ике закон чыгару инициативалары кертелгән. “Соңгы арада дүшәмбе – утырышларның традицион көненә әйләнеп бара. Ул авыр көн булып саналса да, без барлык кешенең дә сессиядә булуын телибез”, - диде республика парламенты президиумының утырышын алып барган ТР Дәүләт советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100