news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Татарстан Хөкүмәте 2006 елгы бюджет проектын тикшерде

^Татарстан Хөкүмәте 2006 елгы бюджет проектын тикшерде

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Әнвәр Минһаҗев). ТР Министрлар Кабинетының киңәйтелгән утырышында төп тема 2006 елга республика бюджеты булды. Утырышны ачып, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов киләсе елга бюджетны формалаштыру, урыннарда җирле үзидарә органнары оешу белән бәйле рәвештә, башкарма хакимият структурасы үзгәрешләрен исәпкә алып башкарылды, дип билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов финанс һәм салым хезмәтләре җитәкчеләрен республика һәм муниципаль хакимият органнарының бюджетара мөнәсәбәтләрен җентекләп эшкәртүгә аерым игътибар бирүгә өндәде.

Киләсе елның баш финанс документының төп параметрларын финанслар министры Радик Гайзатуллин игълан итте. 2006 елгы бюджетта нефтькә фаразланган бәя күрсәткече барреле өчен 38 доллар тәшкил иткән. Бюджетның керем өлеше 57,7 миллиард сум күләмендә планлаштырыла. Керемнәрнең төп чыганаклары – 44,1 миллиард сум күләмендә салым җыемнары. 2006 елгы бюджетның иң “табышлы” салымнары – физик затларга, керем һәм милек салымы. Керемнәр структурасында аларның чагыштырма авырлыгы 76 процентка тигез.

Киләсе елга республиканың берләштерелгән чыгымнары 59,8 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бюджет дефициты 2,1 миллиард сум булачак. Керемнәрнең иң зур маддәләре – 2006 елның маенда тариф сеткасының 15 процентка артуын исәпкә алып, бюджет даирәсе вәкилләренә хезмәт хаклары, социаль түләүләр һәм субсидияләр, шулай ук үсешенә 15,7 миллиард сум карлаган мәгариф системасы. Шулай итеп, ТР Президенты каршындагы Бюджеттан тыш дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин соравы буенча чыгым маддәләренә ипотека үсеше кертелгән. Бюджетның чыгым өлешендәге ак таплар кайбер районнарның хакимият башлыклары тарафыннан шелтәләр яңгырауга сәбәп булды. Моңа җавап итеп, Рөстәм Миңнеханов республика казнасының керем өлеше өстендә эшләргә кирәк, дип белдерде. Капиталь ремонт һәм хокук саклау эшчәнлеге, авыл хуҗалыгы өчен техника сатып алу кебек чыгымнар өчен чыганаклар аерым эшкәртеләчәк. Бәлки бу маддәләр өстәмә керемнәр хисабына кертелер. Утырышта катнашучылар, гомумән алганда, 2006 елгы бюджет проектын хуплады. Хөкүмәт карары нигезендә, ул ТР Президентына, аннары ТР Дәүләт Советына җибәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot