news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан ГТО сайтында теркәлүчеләр саны буенча Россия төбәкләре арасында беренче

Икенче урынны Мәскәү өлкәсе, өченче урынны Башкортстан алган

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан ГТО сайтында теркәлүчеләр саны буенча Россия төбәкләре арасында беренче булган. Әлеге исемлектә икенче баскычны Мәскәү өлкәсе били.

Бу хакта җомга, 11 декабрь көнне, Мәскәү өлкәсенең физкультура һәм спорт министры Роман Терюшков хәбәр итте, дип яза "Интерфакс".

"Әлегә без - икенче. Беренче - Татарстан. Әмма Мәскәү өлкәсендә булган кызыксыну белән, без беренче дә була алабыз дип уйлыйм", - дигән Р.Терюшков журналистларга биргән интервьюда.

Аның сүзләренчә, ГТО сайтында теркәлгән кулланучылар саны буенча өченче урынны Башкортстан били.

Р.Терюшков белдергәнчә, федераль сайтта Мәскәү өлкәсенең 300 меңнән артык кешесе теркәлгән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot