Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан – ГТО нормаларын тапшыру буенча лидер төбәк
Республика Мәскәүне дә артта калдырган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Татарстан ГТО физкультура-спорт нормаларын тапшырган гражданнар саны буенча Россиядә алдынгы урында. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты җитәкчесе Светлана Вострикова җиткерде.
«Татарстан ГТО комплексы нормативларын тапшырган кешеләр саны буенча беренче урында. Бездә аны 12 мең 758 кеше үтәгән. Мәскәүдә, мәсәлән, әлеге сан 10 меңнән бераз гына артык», – диде Вострикова.
Комитет җитәкчесе 2016 елда Казанда 61 яңа спорт корылмасының сафка басуын да әйтеп узды. Шулай итеп, хәзер башкалада 2027 спорт корылмасы бар. Казанда даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны, 2016 ел нәтиҗәләре буенча гомуми халыкның 40,1 процентын тәшкил итә. 2015 елда әлеге күрсәткеч 39,6 процент иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз