news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан грипптан прививка ясатучылар саны буенча төбәкләр рейтингында 74нче урынны били

Россиядә грипп һәм тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) белән авыручылар саны арта бара. Соңгы атнада гына авыручылар саны алдагы атна белән чагыштырганда 23,3 процентка арткан. Дуңгыз гриппы илнең 74 субъектында ачыклаган.

Шуңа бәйле рәвештә Россиядә прививка кампаниясе дәвам итә. Бүген 72 миллионнан артык россияле грипптан прививка ясаткан, бу Россия халкының яртысын диярлек тәшкил итә.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең сайтында грипптан прививка ясатучылар саны буенча Россия төбәкләре арасында рейтинг төзелде. Беренче дүрт урында Тыва Республикасы, Чечня Республикасы, Ханты-Манси автономияле округы һәм Төмән өлкәсе бар. Бу төбәкләрдә халыкның 60 проценттан артыгы прививка ясаткан.

Алга таба исемлек буенча бишенче урында Ямал-Ненец автономияле округы, Мәскәү өлкәсе - алтынчы һәм Санкт-Петербург - җиденче урында. Татарстан бу рейтингта 74нче урынны алды. 2 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада халыкның 44,7 проценты прививка ясаткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot