news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан гражданнар оборонасы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Татарстан Республикасы гражданнар оборонасын ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкли

(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Бүген – Халыкара гражданнар оборонасы көне. Әлеге бәйрәмне республикабызда да билгеләп үтәләр. Гражданнар оборонасының төп бурычы – илдә сугыш вакытында югалту һәм зыянны булдырмау яки мөмкин кадәр киметүне тәэмин итүче шартлар булдыру, икътисадның тотрыклы эшләве һәм халык яшәеше өчен кирәкле объектларны саклау.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы – Россия Федерациясе иминлеген тәэмин итүче гомуми системага керүче, халык һәм территорияләрне тыныч һәм сугыш вакытындагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау мәсьәләләрен хәл итүче катлаулы, күп профильле дәүләт структурасы.
Җитәкчеләр, барлык дәрәҗәдәге белгечләр һәм республикабызда яшәүче һәр гражданинның тырышлыгын берләштерү аның нәтиҗәле эшчәнлегенең нигезендә ята.
Шәхси авария-коткару берләшмәләре – ул оешмалар базасында территориаль-җитештерү принцибы нигезендә оешкан, техника һәм милке булган, халыкны һәм оешмаларны гадәттән тыш хәлләр вакытында килеп чыккан куркынычтан саклау өчен әзерләнгән берләшмәләр. 150 кешедән торган әлеге төркем авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләрнең төп өлешен башкара.
Гражданнар оборонасы хезмәтләре һәм бүлекчәләренең составы үз вазифасын фидакарьләрчә башкара, Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүдә гражданнар оборонасы һәм территориаль ярдәмче система көчләре һәм чаралары белән идарә итүне тәэмин итә.
Татарстан Республикасы гражданнар оборонасын ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100