Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан гражданнарның льготалы категорияләрен торак белән тәэмин итүгә 141,5 млн юнәлтә
Быел Татарстанда гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Бу максатларга федераль бюджеттан 141,5 млн сум бүлеп биреләчәк, дип хәбәр иттеләр республика Финанс министрлыгында.
Әлеге акчалар сугыш ветераннарына, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, инвалидларга, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтеләчәк.
«Ветераннар турында»гы законга караучы гражданнарны торак белән тәэмин итүгә 10,3 млн сум бүлеп биреләчәк. Тагын 126,6 млн сум «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында»гы закон кысаларында гражданнарга ярдәм итү өчен кулланылачак.
Россия Президенты указы нигезендә, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуга 5,6 млн сум бүлеп биреләчәк.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, ветераннарны һәм инвалидларны торак белән тәэмин итү – республика социаль сәясәтенең өстенлекле бурычларының берсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз