news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Электрон мактау тактасы булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер

Татарстан Электрон мактау тактасы булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанның Электрон мактау тактасы Россиянең башка төбәкләрендә дә кызыксыну уята. ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Мондый проект Россиянең бер генә төбәгендә дә юк. Әлегә конкрет тәкъдимнәр килмәде, әмма проект белән кызыксынучылар бар. Платформада инде 2 миллион якын карау теркәлгән, аның күп өлеше - башка төбәкләрдән. Бренд көннән-көн ныграк таныла», - дип уртаклашты спикер.

Габдрахманов, әгәр башка төбәкләр тәҗрибә уртаклашырга теләсәләр, Татарстан программа карарлары белән уртаклашырга әзер, дип ышандырды. «Монда проблемалар күрмим», - дип искәртте министр урынбасары.

Узган атнада, 6 августта, Татарстанда Электрон мактау тактасы эшли башлады. Сәнәгать предприятиеләренең иң яхшы хезмәткәрләре, түрәләр һәм бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең фотосурәтләре һәм алар турында кыскача мәгълүмат ресурста бер елга урнаштырыла.

Электрон мактау тактасын быелның 1 маендагы указы белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов гамәлгә куйды. Инициатива республика халкының һөнәри казанышларын, аларның намуслы хезмәтләрен һәм төбәкнең социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтүне максат итеп куя.

Платформада Татарстанның 4,8 мең предприятиесен тәкъдим итүче 15 меңнән артык хезмәткәр турында мәгълүмат урнаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot