news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Горно-Алтайск шәһәрендә татар әдәбияты классикларының китапларын тәкъдим итте

Татарстан Горно-Алтайск шәһәрендә татар әдәбияты классикларының китапларын тәкъдим итте

Татар китап нәшрияты Беренче Бөтенроссия «Книжный Горный Алтай» китап күргәзмә-ярминкәсендә катнаша. Күргәзмә шушы көннәрдә Горно-Алтайск шәһәрендә уза. Биредә балалар өчен басмалар, тарихи әдәбият, татар әдәбияты классикларының китаплары һәм заманча авторларның басмалары тәкъдим ителде. Нәшриятның матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Күргәзмә эшенең беренче көнендә Татарстан нәшриятының стендын Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин карады. Татар китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин нәшрият тарихы һәм анда басылып чыга торган китаплар турында сөйләде. Шулай ук ул Алтай Республикасы башлыгы белән төбәкләр арасында хезмәттәшлек төрләре турында да сөйләште.

Олег Хорохордин тәкъдим ителгән китаплар арасында сайлау мөмкинлеге күп булуын искәртте. Шулай ук ул төрки дөньяның килеп чыгышы үз башлангычын Алтайда алуына ышануын белдерде. Аның сүзләренчә, ул бу мәсьәләдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килешә.

Бөтенроссия китап күргәзмә-ярминкәсе Чевалков исемендәге Милли китапханәдә Россия китап нәширләре Ассоциациясе ярдәмендә үткәрелә. Әлеге чара шәһәрнең барлык китап сөючеләре өчен зур вакыйга булды. Ярминкәдә Россиянең төрле төбәкләреннән утыздан артык нәшрият катнаша. Чара программасында түгәрәк өстәлләр, нәширләр, язучылар һәм китап сатучыларның мастер-классларын үткәрү планлаштырылган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100