news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Гидрометеоүзәге: Буран һәм көчле җил Татарстаннан китәргә җыенмый

Татарстан Гидрометеоүзәге: Буран һәм көчле җил Татарстаннан китәргә җыенмый
Фото: © «Татар-информ»

Бүген һәм иртәгә Татарстанда тагын һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

21 гыйнварда кичен, 22 гыйнварда төнлә һәм иртән республикада урыны белән янә буран була, күз күреме бер-ике километрга кадәр начараячак.

Моннан тыш, көчле җил, ул төньяк-көнбатыштан секундына 16 метрдан 21 метрга кадәр тизлектә (Казанда — секундына 18 метрга кадәр) фаразлана.

Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд РИА Новостига белдергәнчә, Идел буеның көнчыгышында һәм Уралда, шулай ук Себернең көнчыгышында сишәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 20-25 градуска кадәр кинәт суыта.

news_right_1
news_right_2
news_bot