news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Гидрометеоүзәге янә томан һәм көчле бозлавык хакында кисәтә

Татарстан Гидрометеоүзәге янә томан һәм көчле бозлавык хакында кисәтә
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тагын республика территориясендә һава шартларының начараюы турында кисәтү таратты.

27 гыйнвар кичендә, 28 гыйнварда төнлә һәм көндез республикада томан төшәчәк. Төнге сәгатьләрдә бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Казан юлларында да көчле бозлавык хасил булачак. ТР башкаласында төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшүе ихтимал.

Татарстанда төнлә һава температурасы -1..+2 градус (Казанда 0..+2 градус) тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot