Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Гидрометеоүзәге март башында температурадагы зур аермалар турында кисәтте
Киң һәм аз хәрәкәтле антициклон аркасында Татарстанда һава температурасында зур аермалар күзәтелә. Көн дәвамында ул 20 градус тирәсе тәшкил итәргә мөмкин, дип хәбәр итә республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
1-3 мартта төбәктә алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, сизелерлек явым-төшемнәр көтелми. Җомга һәм шимбә көннәрендә төнлә һәм иртән һава температурасы -5..-11 градус тәшкил итәчәк, 1 мартта аязган вакытта -15 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә -3..+1 градуска кадәр җылыта. 3 мартта һава температурасы төнлә һәм иртән -7..-12 градус, аязган вакытта -13..-18 градус тәшкил итәр дип көтелә. Көндез 0..-5 градус булачак.
Якынча мәгълүматлар буенча, яңа атна башында, 4-5 мартта, төнлә һава температурасы -7..-12 градус тәшкил итәчәк. Дүшәмбе термометрның терекөмеш баганасы урыны белән -18 градуска кадәр төшә. Көндез исә -3..+1 градуска кадәр җылыта. Явым-төшемнәр көтелми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз