Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Гидрометеоүзәге Казанда газ исе чыгу сәбәбен атады
Кичә кич Казанда газ исе чыкты. Аерым алганда, ул Яңа Савин районында аеруча нык сизелде. Белгечләр ачыклаганча, бу һавада формальдегид күләменең югары булуы белән бәйле. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һаваның торышын мониторинглау нәтиҗәләрен тәкъдим итте.
19.05 сәгатьтә Декабристлар урамы, 183нче йортта урнашкан атмосфера һавасының пычрануын күзәтү пункты формальдегидның бер кубометрга 0,062 миллиграммга артып китүен теркәгән. Моннан тыш, Болотников урамында урнашкан пункт та норманың югары булуын теркәгән – ул бер кубометрга 0,099 миллиграмм тәшкил иткән.
- Формальдегид – зәһәр һәм начар исле төссез газ. Һавада аның күләме артык булу баш авыртуга, лайлалы тышча һәм тиренең кызаруына сәбәпче була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз