Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Гидрометеоүзәге июль аенда һава торышы нинди булачагы турында сөйләде
Июль аенда Татарстанда һава температурасы климатик норма чикләрендә фаразлана. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.
«Явым-төшем дә норма тирәсендә көтелә. Июльдә республика буенча норма – 55,9 миллиметр, ә Казанда – 62,6 миллиметр. Җәйнең икенче аенда Казанда уртача температура нормасы +20,5 градус, ә республика буенча +19,9 градус тәшкил итә», - дип аңлатты метеоролог.
Феликс Гоголь Россия Гидрометеорология үзәге фаразына төзәтмәләр кертелде, дип өстәде. Мартта ук чыгарылган озак вакытлы фаразлар буенча, июль аенда Татарстанда эссе һава торышы урнашырга тиеш иде. Уртача айлык температура климатик нормадан югарырак булыр дип фаразланган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз