news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Гидрометеорология үзәге су басу куркынычы турында кисәтә

Әлегә республиканың кече елгаларында су дәрәҗәсе куркыныч күрсәткечләрдән шактый түбән.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстанга җылылык килү белән, фаразланган яңгырлар кар эрүен активлаштырачак. Бу исә төрле урыннарны су басу куркынычын тудыра. ТР Гидрометеорология үзәге шул хакта кисәтә.

Республика шәһәрләрендә түбән урыннарда күпләп су җыелырга мөмкин. Кече елгаларда су акрынлап күтәрелә башлады. Түбәнлекләрдә, елга уентыкларында кар сулары басу куркынычы туа, дип искәртә метеорологлар.

Моннан тыш, елгаларның тараю урыннарында — күпер астында, бормаларда һәм елга үзәненең салмак борылышларында боз, кар, су җыелып калу куркынычы бар. Шулай ук тулы буалар, елгалар ташып, техноген аварияләр һәм кеше тормышында бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин.

Әлегә республиканың кече елгаларында су дәрәҗәсе куркыныч күрсәткечләрдән шактый түбән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100