news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Гидрометеорология үзәге: республикада җәй төнге суыклардан башлана

Июньнең беренче көннәре Татарстанда төнлә һәм иртән -2 градуска кадәр салкыннан башлана.

Татарстан Гидрометеорология үзәге: республикада җәй төнге суыклардан башлана
Рамиль Гали

(Казан, 31 май, “Татар-информ”). Республикада җәй төнге суыклардан башлана, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.

“1 һәм 2 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән -2 градуска кадәр суык көтелә”, - дип хәбәр итә синоптиклар.

Кичә көндез Татарстан Гидрометүзәге көннең икенче яртысында гарасат фаразлаган иде. Көтелгәнчә, Казанда 14.00 сәгать тирәсендә давыл купты.

Республика башкаласында көчле җил Тукай урамында урнашкан кече бизнес көллиятенең түбәсен кубарып ташлаган. Шулай ук Тинчурин исемендәге театр һәм Тарпищев исемендәге Теннис академиясе түбәләренә дә зыян килгән.

Яшел Үзән районында 7 торак пункт тулысынча утсыз калган. Моннан тыш, Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсенә зыян күргән хатын-кыз һәм яшүсмер китерелгән.

20.00 сәгать тирәсендә Мөслим районында давыл аркасында хатын-кыз үлүе турында хәбәр иттеләр. 35 яшьлек кибетче өстенә түбә кисәге төшкән. Ул хастаханәдә җәрәхәтләрдән үлгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot