Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Гидрометеорология үзәге язгы ташуның иртә булуы сәбәпләрен аңлатты
Быел Иделдә ташу гадәттәгедән 20-30 көнгә иртәрәк башланды. Бу хакта» Татар-информ»га республика Гидрометеорология үзәгенең гидрология бүлеге башлыгы Алексей Соколов хәбәр итте.
«Төбәктә кар запасы күп түгел. Татарстан территориясеннән ян агымы нормадан 60 процентны тәшкил итә. Кыш ахырына кар катламында су запасы нормадан 88 процентны тәшкил итте. Чулман аръягы зонасында кар запасы күбрәк, ә Идел алдында – Кайбыч, Чүпрәле, Тәтештә иң азы булды», – дип сөйләде ул.
Быел Татарстанда ташу чоры тыныч бара. Аномаль җылы һава торышы аркасында 10 мартка хәтле төбәктәге елгаларның күбесендә язгы ташуның күтәрелеш вакыты булды, бу күпьеллык даталардан иртәрәк.
«Идел алды районнарының күбесендә: Тәтештә, Яшел Үзән, Кайбыч һәм Чүпрәле районнары өлешендә кар юк инде, анда эрерлек нәрсә калмады. Ул төбәкләрдә язгы ташу тәмамланды инде», – диде Соколов.
Язгы ташуның икенче күтәрелеше Чулман алдында Чулман аръягында күзәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз