news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Гидрометеорология үзәге яңгыр һәм салкыннар килү турында кисәтте

Татарстан Гидрометеорология үзәге яңгыр һәм салкыннар килү турында кисәтте
Фото: © «Татар-информ»

Озакка сузылган метеорологик җәй бу атна азагына Татарстаннан китә. Һава температурасы акрын гына кимүгә таба бара, бу атнаның икенче яртысында болытлы һава торышы, яңгыр һәм яшен көтелә.

«Россиянең Европа территориясе һәм Уралда озак вакыт хакимлек иткән антициклон акрынлап китә. Безнең территориягә атмосфера фронтлары йогынты ясаячак», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татарстан Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь.

Көз, соңга калып булса да, үз көченә керә. Агентлык әңгәмәдәше мәгълүматлары буенча, узган төндә Татарстанның көньяк-көнчыгышында туфракта һәм һавада беренче кырау төшү теркәлгән. Баулыда төнлә һава температурасы -1 градуска кадәр төшкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot