Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Гидрометеорология үзәге вегетация чорының ел саен озынаюы турында белдерде
Татарстанда яңа вегетация чоры иртәрәк башлана, ә соңрак тәмамланачак. Аның дәвамлылыгы Татарстанда һәм Россиядә ел саен арта бара. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте.
«Бу климат системасындагы үзгәрешләргә бәйле, температура бөтен дөньяда арта. Кышкы чорның озынлыгы кими, ә үсемлекләрнең актив үсеше барган җылы чор ел саен озыная бара», - дип аңлатты Гоголь.
Әмма температураның ел саен артуы авыл хуҗалыгы культураларына тискәре йогынты ясый, чөнки туфрактагы һәм атмосферадагы корылык, коры җилләр ешрак була бара. Моннан тыш, җәй көне Татарстанда куркыныч метеорологик күренешләр – давыллар, өермә, боз, яшен һәм башкалар булырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз