news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Гидрометеорология үзәге: Татарстанда гыйнварда кар гадәттәгедән күбрәк явачак

Татарстан Гидрометеорология үзәге: Татарстанда гыйнварда кар гадәттәгедән күбрәк явачак
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

2024 елның гыйнвар ае Татарстанда гадәттәгечә салкын, әмма карлырак булачак. Бу Татарстан Гидрометеорология үзәгенең айлык фаразында күренә.

Гыйнвар аенда һаваның уртача температурасы климат нормасы чикләрендә көтелә. Климат нормасы исә Казанда -10 градус һәм тулаем республикада -10,9 градус тәшкил итә.

Шул ук вакытта явым-төшем күләме климат нормасыннан югарырак булыр дип фаразлана. Ул Татарстан башкаласында 46 мм һәм төбәк буенча 33 мм тәшкил итә.

Элегрәк Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев 2024 елның ни өчен бик җылы булачагын аңлаткан иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot