Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Гидрометеорология үзәге быел кышын һава торышы нинди булачагын әйтте
Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, быел кыш җылы булачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәгенең метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр итте.
«Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, һава температурасы кышкы сезонның зур өлешендә климатик нормадан югарырак булачак, дип көтелә. Гыйнвар, февральдә һәм язның беренче аенда температура нормадан югарырак була. Декабрьдә уртача айлык температура нормадан бераз түбәнрәк булачак, дип фаразлана. Гомумән алганда, кыш шактый җылы булачак, дип көтелә», - дип сөйләде ул.
Татарстанда уртача айлык һава температурасы нормасы октябрьдә +4,9 градус, ноябрьдә -2,7 градус, декабрьдә -8,9 градус, гыйнварда -10,9 градус, февральдә -10,7 градус тәшкил итә. Мартта -4,2 градус нормаль уртача айлык температура дип санала. Җылылык бирү сезонына озак вакытлы явым-төшем фаразы ясалмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз