news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Гидрометеорология үзәге 27 июньдә яшен һәм көчле яңгыр турында кисәтә

Татарстан Гидрометеорология үзәге 27 июньдә яшен һәм көчле яңгыр турында кисәтә
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Гидрометеорология үзәге 27 июньдә һава шартларының начараюы турында кисәтә.

Бер тәүлек эчендә республиканың кайбер районнарында яшенле яңгыр, кыска вакытлы җил, аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр фаразлана, шулай ук урыны белән боз явуы ихтимал.

Төнлә урыны белән томан төшәргә мөмкин. Иртән һәм көндез территориянең күпчелек өлешендә, Казанда да көчле яңгыр көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot