Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Гидрометеорология идарәсе: Казансуда сульфат һәм азот нормадан артып киткән
Идарә мәгълүматлары буенча 2017 елның алты аенда елгада кислород режимы канәгатьләнерлек дип табылган.
(Казан, 25 июль, "Татар-информ", Айгөл Мотыйгулиина). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе даими үткәреп килүче мониторинг мәгълүматлары буенча, Казансуда сульфат һәм азот концентрациясе санитар-гигиена нормативларыннан 3,4-7,2 тапкырга артып киткән. Алар барлык тикшерүләрнең 98 процентында теркәлгән.
Гыйнвардан апрельгә кадәр фенол концентрациясе нормадан 2-3 тапкыр арткан. “Татар-информ”га бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Феликс Гоголь сөйләде. Аның сүзләренчә, гидробиологик мониторинг нәтиҗәләре буенча, Казансу елгасы өслеге сыйфаты начар түгел, су аз пычранган. Хәзерге вакытта су “чәчәк ата”, бу исә зәңәр-яшел суүсемнәр ныклап үсү белән бәйле. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 2017 елның алты аенда елгада кислород режимы канәгатьләнерлек дип табылган.
Искәртеп үтик, алдан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре тарафыннан шулай ук Казансу елгасында тикшеренүләр үткәрелгән иде. Нәтиҗәдә, белгечләр бүгенгә Казансуда нормадан тыш пычратучы матдәләр булмавын, табигый сулыкның су сыйфаты нормаларга туры килә, дип җиткергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз