news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Гидрометеоүзәгендә су басу куркынычы хакында кисәтәләр

Татарстан синоптиклары Куйбышев сусаклагычында суның артык күп булуына игътибар иткән.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республика территориясендә су басу куркынычы хакында белдерде. Ведомствоның рәсми сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Бу Куйбышев сусаклагычында суның артык күп булуына бәйле. Хәзер анда суның биеклеге нормадан 3,5-4 метрга артыграк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә искәртүләренчә, күп кенә елгалар (Зөя, Мишә, Зәй һ.б.) әлеге сусаклагычка тоташкан. Әлеге елгаларның тамагы тирәсендәге территорияләр дә куркыныч зонага керә, дип искәртә белгечләр.

Хәзер синоптиклар республикада кар һәм бозның акрынлап эрүен фаразлый.

Татарстандагы кечкенә елгаларда боз апрельнең беренче-икенче декадасында ук кузгалачак, ди белгечләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100