news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан геройлары Владимир Путин белән очрашуга китте

Казанлылар Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән Россия Герое Александр Супонинскийны Мәскәүгә озатты.

Татарстан геройлары Владимир Путин белән очрашуга китте
Расих Фасхутдинов

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). Казанның тимер юл вокзалында бүген Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән Россия Герое Александр Супонинскийны озату тантанасы узды. Алар Мәскәүгә Владимир Путин белән очрашуга китте. Ел саен үткәрелә торган Ватан геройлары көненә багышланган очрашу 14 декабрьдә Мәскәү Кремлендә узачак.

Татарстан геройларын сәфәрдә тормыш иптәшләре, шулай ук медицина хезмәткәре озатып бара.

Геройлар Казанга 15 декабрьдә кайтачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot