Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан газ-мотор ягулыгында эшли торган техника сатып алу өчен 764,4 млн сум субсидия алачак
РФ 29 субъекты ТКХ өчен газ-мотор ягулыгында йөри торган автобуслар һәм техника сатып алуга акча бүлеп биреләчәк
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Федераль бюджеттан төбәкләргә торак-коммуналь хуҗалык өчен газ-мотор ягулыгында эшли торган автобуслар һәм техника сатып алу өчен субсидия биреләчәк. Бүген РФ Хөкүмәте карарында Татарстанга бу максатларга 764,4 млн сум – иң зур күләмдә субсидия биреләчәге әйтелгән.
Өстәмә акча “Сәнәгатьне үстерү һәм аның көндәшлелеккә сәләтлелеген күтәрү” дәүләт программасының “Автомобиль сәнәгате” бүлеге кысаларында бүлеп бирелә. Федераль бюджетта 2014 елга 29 төбәккә 3,77 млрд сум күләмендә акча каралган.
Субсидия РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Федерация субъектларының Башкарма хакимияте органнары арасында төзелгән килешү нигезендә бүлеп бирелә. Карар агымдагы елның 27 ноябрендә РФ Хөкүмәте утырышында каралган һәм хупланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз