news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан газ эшкәртү буенча Linde компаниясе белән хезмәттәшлек перспективаларын карый

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия фирмасы делегациясе белән очрашты.

Татарстан газ эшкәртү буенча Linde компаниясе белән хезмәттәшлек перспективаларын карый
tatarstan.ru

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Татарстан Германиянең Linde компаниясе белән табигый газ эшкәртү буенча хезмәттәшлек перспективаларын карый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Linde Engineering компаниясенең директорлар советы рәисе, Linde AG компаниясенең директорлар советы әгъзасы Кристиан Брух җитәкчелегендәге делегация белән очрашуда шулай диде. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов әңгәмә вакытында Linde компаниясенең инде ике дистә ел дәвамында Татарстан нефть химиясе предприятиеләренең ышанычлы партнеры булуын билгеләп үтте. Ул «Казаноргсинтез», «ТАИФ-НК», «Түбән Кама Нефтехим» кебек предприятиеләр белән хезмәттәшлекне мисал итеп китерде, компаниянең Россиянең башка төбәкләрендәге проектлары хакында да искәртте.

Бүгенге көндә Linde компаниясе «Түбән Кама Нефтехим»да яңа этилен комплексы төзелешендә катнаша. «Миңа хәзерге вакытта барлык эшләр дә график буенча баруын әйттеләр», - диде Татарстан Президенты.

Кристиан Брух, үз чиратында, Германия компаниясе белән хезмәттәшлеккә тиешле игътибар күрсәткәне өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм кыскача гына этилен комплексы проектын гамәлгә ашыруның барышы хакында бәян итте.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы яңа комплексны төзү эшләре 2019 елның көзендә башланырга тиешлеге хакында хәбәр иткән иде. Ике яңа комплекс 600 мең тонна этилен җитештерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100