news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан гастрономия туризмы өчен Россиянең топ-6 төбәге исемлегенә керде

Татарстан гастрономия туризмы өчен Россиянең топ-6 төбәге исемлегенә керде

Татарстан гастрономия туризмы өчен Россиянең топ-6 төбәгенә керде. Рейтингта шулай ук Приморье, Адыгея, Ростов һәм Әстерхан өлкәләре, шулай ук Красноярск крае бар.

«Туту.ру»ның сәяхәт сервисы экспертлары Татарстанда милли аш-су символы – өчпочмакны ашап карарга киңәш итәләр. Әлеге ризыкны республика халкы һәм кунаклары шулкадәр ярата ки, 2016 елда Казан урамнарының берсендә аңа хәтта һәйкәл куелды.

Популярлык буенча кыстыбый да калышмый. Элегрәк вакытларда эченә тары боткасы салганнар, әмма әкренләп бәрәңге салынган варианты да билгеле бер аудиториянең күңеленә хуш килә. Бүгенге көндә кыстыбыйны оригиналь эчлекләр белән дә очратырга мөмкин: үрдәк, сөләйман балыгы яки эремчек белән.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Казан Россиянең гастрономия башкаласы статусын алды. Шәһәрдә даими рәвештә чаралар үткәрелә, аларда җирле һәм чит ил ашларын татып карарга мөмкин. Мәсәлән, август аенда «Тәмле Казан» фестиваленә 55 меңгә якын кеше килгән. Беренче тапкыр вакыйга берьюлы ике мәйданчыкта – «Казан» гаилә үзәге янында һәм Кремльнең Гавами урыннарында узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100