news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан гастроэнтерологлары гепатит авыруын кисәтү турында сөйләштеләр
Казанның “Шаляпин” кунакханәсендә республикабыз гастроэнтерология җәмгыятенең бу елдагы соңгы утырышы узды
Скопировать ссылку
(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”). Казанның “Шаляпин” кунакханәсендә республикабыз гастроэнтерология җәмгыятенең бу елдагы соңгы утырышы узды. Очрашу “Дарулар куллану нәтиҗәсендә килеп чыккан гепатит авырулары” темасына багышланган иде. Анда дәвалау учреждениеләре һәм медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Татарстанның баш гастроэнтерологы, республикабызның гастроэнтерологлар җәмгыяте рәисе, медицина фәннәре докторы профессор Рафик Сәйфетдинов үз чыгышында әйтеп үткәнчә, дарулар куллану нәтиҗәсендә бавыр бик нык зарарлана. Бүгенге көндә бавырга тискәре йогынты ясамаган дарулар юк. Бактерияләргә каршы, гормоннардан ясалган, цитостатик препаратларны дөрес кулланмау бавырга зур зыян китерә. Россиядә “дарулар гепатиты” авыруы хастаханәдә яткан кешеләрнең 2,7 процентында очрый. Бу турыда Казан дәүләт медицина академиясенең матбугат хезмәте җиткерә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot