Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан гараж амнистиясе популярлыгы буенча төбәкләр бишлегенә керде
Татарстанлылар «гараж амнистиясе»ндә иң актив катнашучыларның берсе булды. 2021 елның сентябреннән республикада 17 меңнән артык объект теркәлгән. Бу хакта Росреестрның Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
Гомуми саннан 7134 объект турыдан-туры гараж билгеләнешендәге объект, шулай ук 10147 җир кишәрлеге. 2024 елда алар 1562 һәм 2959 булган.
Гомумән алганда, программа гамәлгә кергәннән бирле илдә 470 мең объект теркәлгән, шул исәптән 150 меңе — агымдагы ел башыннан. Алдагы чор белән чагыштырганда 15 процентка күбрәк. Татарстаннан тыш, программа Омск, Мәскәү, Төмән өлкәләрендә һәм Приморье краенда популяр.
«Шулай ук Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында 23,8 мең объектка карата күчемсез милек объектының төре турындагы белешмәләргә үзгәрешләр кертелгән, шуның нәтиҗәсендә аларның милекчеләре гаражлар төзелгән җирне рәсмиләштерә алачак», — дип өстәде Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский.
Татарстан идарәсендә искәртүләренчә, «гараж амнистиясе» турындагы закон 2026 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз