news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларының яңа җиңүе

Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларының яңа җиңүе

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-инфоорм», Маһирә Миңнуллина). Кичә Мәскәүнең Бөтенроссия күргәзмәләр үзәгендә гаммәви мәгълүмат чаралары җитәкчеләре конгрессы кысаларында «Журналист» журналы һәм Россиянең нәширләр һәм таратучылар берлеге оештырган бөтенроссия конкурсында җиңеп чыгучыларга «Уңышлар стратегиясе» («Стратегия успеха») һәм «Газета бизнесының иң яхшы идеяләре» («Лучшие идеи газетного бизнеса») дигән премияләрне тапшыру чарасы үтте.

«Уңыш стратегиясе» конкурсының «Җирле гаммәви мәгълүмат чараларына аеруча эффектлы ярдәм» («Наиболее эффективная поддержка местных СМИ») номинациясендә Татарстан Республикасының «Татмедиа» гаммәви коммуникацияләр агентлыгы лауреат дип игълан ителде.

Ә «Казанские ведомости» газетасы «Газета бизнесының иң яхшы идеяләре» номинациясендә лауреат исеме алды. «Журналист» журналының баш мөхәррире Геннадий Мальцев «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якуповага лауреат дипломын һәм истәлекле призны тапшырды. «Казанские ведомости»ның бу быелгы елдагы икенче россиякүләм бүләге.

news_right_1
news_right_2
news_bot