news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан галимнәренә 37 фәнни проектны гамәлгә ашыру өчен 100 млн сум биреләчәк

Татарстанда фундаменталь һәм эзләнү тикшеренүләрен финанслау өчен грант конкурсында җиңүчеләр билгеле булды. Бәйгене республика Фән һәм технологияләр фонды оештырды.

Бәйгедә җиңүчеләрне Фән һәм технологияләр фонды конкурс комиссиясе утырышында сайлап алдылар. Җиңүчеләр арасында Татарстанның 11 алдынгы югары уку йорты һәм фәнни-тикшеренү институтыннан тикшеренүчеләр бар.

Грант акчаларын Фәнүзә Нуриева (КФУ) җитәкчелегендәге «Басылып чыгарылмаган архив материаллары буенча XVIII гасыр татар теленең диалект ареалларын цифрлы тасвирлау», Илгиз Минханов (КФУ) җитәкчелегендәге «Төтен газларын һәм аның өлешләрен кулланып авыр чыгарыла торган запаслар чыганакларының нефть бирүчәнлеген арттыру технологиясен булдыру», Лариса Николаева (Казан дәүләт энергетика университеты) җитәкчелегендәге «Энергетиканың каты һәм сыек калдыклары, газ чыгарулары нигезендә әзер продукция җитештерү өчен экологик куркынычсыз технологияләр булдыру», Полина Лазарева (Казан милли тикшеренү техник университеты – Казан авиация институты) җитәкчелегендәге «Ясалма фәһем кулланып гибрид визуаль-инерциаль навигация ысуллары һәм алгоритмнары» проектлары алачак.

Конкурска 331 гариза кабул ителгән, комиссия алар арасыннан 37 проектны сайлап алган. Татарстан югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институты фәнни хезмәткәрләре һәм фәнни төркемнәренә 100 миллион сумга якын акча (бер проектка 3 миллион сумга кадәр) бүлеп биреләчәк.

Конкурсның максаты – табигый һәм техник фәннәр, медицина, авыл хуҗалыгы, шулай ук социаль һәм гуманитар фәннәр өлкәсендә тикшеренүләр үткәрүче фәнни хезмәткәрләргә һәм фәнни төркемнәргә финанс ярдәме күрсәтү.

news_right_1
news_right_2
news_bot