news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан галимнәре Каракалпакстанда каракалпак филологиясенең 90 еллыгында катнашты

Татарстан галимнәре Каракалпакстанда каракалпак филологиясенең 90 еллыгында катнашты
Фотоларны "Татар-информ"га Ләйлә Минһаҗева тәкъдим итте

Каракалпакстан Республикасы Нөкөс шәһәрендә, Бердах исемендәге Каракалпак дәүләт университетында «Каракалпак теле һәм әдәбияты» белгечлегенең 90 еллыгына багышланган зур фәнни һәм мәдәни чаралар узды. Анда Татарстанның ике абруйлы делегациясе – Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вәкилләре катнашты.

Хәзерге каракалпак филологиясенең мөһим мәсьәләләре» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә 200дән артык галим җыелган. КФУны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре - Чит ил филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбе деканы, профессор Эльзара Гафиатова һәм татар әдәбияты кафедрасы профессоры Ләйлә Минһаҗева тәкъдим итте, ТР Фәннәр академиясе делегациясе – вице-президент Айнур Тимерханов, Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин һәм аның урынбасары Айрат Гатиатуллин катнашкан. Һәр ике делегация дә котлаулар һәм истәлекле бүләкләр биргән.

«Ачылыш тантанасында Каракалпакстан Республикасы Югары Киңәш комитеты рәисе Мурат Атамуратов чыгыш ясап, конференция катнашучыларын «Каракалпак теле һәм әдәбияты» белгечлегенең 90 еллыгы белән котлады, галимнәргә мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Пленар һәм секция утырышларында каракалпак филологиясе тарихы, төрки халыкларның чагыштырма филологиясе, хәзерге тел һәм әдәбият белемендәге актуаль мәсьәләләр, милли әдәбиятлар, тел һәм фольклорны өйрәнү, кадрларны инновацион алымнар ярдәмендә әзерләү кебек темалар тирәнтен өйрәнелде. Уртак проектлар турында сөйләшүләр узды», - диде «Татар-информ»га Ләйлә Минһаҗева.

Аның әйтүенчә, Каракалпакстан мәдәният министры Бегисбай Темирбаев Казан кунаклары өчен татарча «Кышкы романс» («Син – гомер агышларым», Рим Хәсәнов көе, Наҗар Нәҗми сүзләре) җырын башкарган. «Бу ике халык арасындагы рухи якынлыкның матур символы булды», - диде галимә.

«Сәфәрнең соңгы этабында делегация Ташкентта Үзбәкстан Милли университетына юл тотты. Проректор Райма Ширинова белән очрашуда компьютер лингвистикасы, тарих һәм археология өлкәсендә уртак фәнни-белем бирү программалары турында төгәл адымнар билгеләнде. Айрат Гатиатуллин студентларга компьютер лингвистикасының хәзерге тенденцияләре турында лекция укыды», - диде Ләйлә Минһаҗева.

Программаның аерым мөһим өлеше буларак Муйнак районына бару оештырылган. «Кунаклар Арал диңгезенең кибү нәтиҗәсен күзәтте, диңгез төбенең меңнәрчә гектар җирен үзләштерү, экология проблемаларын чишү буенча алып барылган эшләр белән танышты», - дип билгеләп үтте галимә.

«Чаралар төрки халыкларның уртак тамырларына, тел һәм мәдәни мирасның якынлыгына нигезләнеп узды. Фәнни конференция, юбилей тантаналары һәм мәдәни программалар фән, белем һәм мәдәният бердәмлегенең ачык мисалы булды, Россия һәм, Татарстан һәм Үзбәкстан, Каракалпакстан арасындагы хезмәттәшлекне тагын да ныгытты һәм яңа баскычка күтәрде», - диде Ләйлә Минһаҗева.

news_right_1
news_right_2
news_bot