news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан галимнәре Анкарада татар этник мәдәнияте турында сөйләделәр

Татарстан галимнәре Анкарада татар этник мәдәнияте турында сөйләделәр
Фото: Рамилә Яруллина-Йылдырым

Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Илсөяр Закирова һәм Фәридә Таһирова Төркия башкаласы Анкарада үтүче X халыкара төрки милләтләр фольклор конгрессында татар халкының этник мәдәниятенә кагылышлы темаларга чыгыш ясадылар. Бу хакта татар-төрек галимәсе, профессор Рамилә Яруллина-Йылдырым хәбәр итә.

Әлеге институтның фольклор бүлеге баш гыйльми хезмәткәре, профессор Илсөяр Закирова конгрессның «Гореф-гадәтләр, йолалар, ышанулар» секциясендә «Татар халкының этник мәдәнияте контекстында туй йолалары: себер ареалы» дигән теманы яктыртты. Ул фәнни хезмәтен Нововсибирск, Төмән, Омск, Томск, Иркутск, Красноярск, Кемерово өлкәсендә узган экспедицияләр вакытында җыелган материалларга таянып язылуын әйтте.

«Себер татарларының туй йолалары озак вакытлар үзгәрми. Аларның күбесе XX гасырның 50-60 елларына кадәр килеп җитә. Себер татарлары совет чорында да әлеге традицияләргә тугры калып, барлык йолаларны сакларга һәм үтәргә тырышып гаилә коралар», - дип, йолаларның гасырлар дәвамында зур үзгәрешләрсез сакланып калуының иң әһәмиятле сәбәпләрен ачыклады, туй белән бәйле гореф-гадәтләр турында сөйләде ул.

Татарстан тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фәридә Таһирова «Татар милли аяк киеме –чабата» дигән темага чыгыш ясады. Ул татар халкының милли аяк киемнәре хакында гомуми мәгълүмат биреп, чабатаның төрләре, аны ясау ысуллары, чабата термины тарихын ачыклады, чабатага кагылышлы татар халык авыз иҗаты белән таныштырды.

X халыкара төрки милләтләр фольклор конгрессы 11-14 декабрь көннәрендә Анкарада үтә. Ул Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгы тарафыннан оештырылган. Анда «Фольклорда гомуми темалар», «Халык авыз иҗаты», «Гореф-гадәтләр, йолалар, ышанулар», «Уеннар, музыка, күңел ачу», «Мадди мәдәният», «Рухи мәдәни мирас» кебек секцияләрдә 14 илдән 230 галим катнаша. Җыенның беренче сәгатьләрендә аларны Төркия мәдәният һәм туризм министры Мәһмәт Нури Эрсой сәламләде, шулай ук Төркия дәүләт президентының тормыш иптәше Әминә Эрдоган да, кунакларны сәламләп, чыгыш ясады.

Халыкара төрки милләтләр фольклор конгрессының беренчесе 1975нче елда үткәрелгән, быелгысы Төркия Җөмһуриятенең корылуына 100 ел тулуга багышланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100