news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан галимнәренең Аяз Гыйләҗев турында мәкаләләре Төркия журналында чыкты

Мәкаләләрне Тәлгат Галиуллин, Фоат Галимуллин, Әлфәт Закирҗанов, Миләүшә Хәбетдинова, Лирон Хәмидуллин язган.

 Татарстан галимнәренең Аяз Гыйләҗев турында мәкаләләре Төркия журналында чыкты
Шәрәф Йылмаз

(Истанбул, 25 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең «Тәмрин» фикер һәм әдәбият журналында Татарстан галимнәренең күренекле язучы Аяз Гыйләҗев тормышы һәм иҗатына кагылышлы мәкаләләре басылып чыкты. Фәнни язмаларның авторлары — Тәлгат Галиуллин, Фоат Галимуллин, Әлфәт Закирҗанов, Миләүшә Хәбетдинова, Лирон Хәмидуллин. Аларны төрекчәгә танылган тәрҗемәче Фатиһ Кутлу тәрҗемә иткән.

Соңгы саны тулысынча Аяз Гыйләҗевкә багышланган журналда танылган әдәбият галиме Тәлгат Галиуллинның «Киләчәк кешесе» мәкаләсендә сүз Аяз Гыйләҗевнең татар әдәбиятына бай мирас калдыруы турында бара. Галим «Җомга көн кич белән», «Өч аршын җир» әсәрләрен анализлап, әдипнең хөр фикерле, киләчәкне күрә белүче язучы булуын белдергән.

Филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов мәкаләсен «Драматург буларак Аяз Гыйләҗев» дип атаган. Анда ул әдипнең татар әдәбиятына кырыктан артык пьеса язып калдыруын, аларда туган халкының яшәеше, киләчәге белән бәйле фикерләре чагылуын; яшәү мәгънәсе, мадди һәм рухи байлыклар, гаилә кыйммәтләре, туган җир кадере кебек темаларга уйланулары яктыртылуын бәян иткән.

Аяз Гыйләҗев иҗаты буенча фәнни тикшеренүләр алып барган филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәйбетдинованың ике мәкаләсе биредә урын алган. «Аяз Гыйләҗев иҗатында жанр төрлелеге» язмасында галимә әдипнең иҗат юлын шигырьләрдән башлавын, эпиграмма, баллада жанрларында да үзен сынап каравын, драма әсәрләре язуын, повесть һәм романнар иҗаты итүе турында язган. «Аяз Гыйләҗевнең үз каләменнән хатлар һәм көндәлекләре» мәкаләсендә исә язучының хатларга булган мөнәсәбәте, көндәлек язуга карашы яктыртылган.

Лирон Хәмидуллин «Тәмрин» журналы өчен махсус язган «Аккан су юлын табар» мәкаләсендә Аяз Гыйләҗев белән бәйле истәлекләрен уртаклашкан. Әдәбият галиме, профессор Фоат Галимуллин «Таза орлыклар» мәкаләсендә әдипнең сәяси карашларының иҗатында ничек чагылыш табуын анализлаган, әсәрләрен Совет режимы чорының сәнгати тарихы, дип бәяләгән. 

Әлеге фотоларны «Тәмрин» фикер һәм әдәбият журналның хуҗасы һәм баш редакторы Шәрәф Йылмаз тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100