news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан галимнәре язгы арпаның уңдырышлылыгын арттыру ысулын тапкан

Язгы арпаның яңа югары продуктлы сортларын булдыруга аерым игътибар бирелгән.

Татарстан галимнәре язгы арпаның уңдырышлылыгын арттыру ысулын тапкан
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) — Россия фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең аерымланган стуктур бүлекчәсе галимнәре авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, әйдәүче фәнни хезмәткәр Василий Блохин җитәкчелегендә бөртекле ашлыкның уңдырышлылыгын һәм сыйфатын арттыру өчен язгы арпаның яңа сортларын минераль ашламалауны оптимальләштерде.

Тикшеренү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПК өлкәсендә фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр конкурсында җиңүче булды. Министрлык сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Анда язгы арпаның яңа югары продуктлы сортларын булдыруга аерым игътибар бирелде. Эшкәртү өчен арпаның ике рәтле Эндан һәм күп рәтле Телевеч сортлары файдаланылды. Алар уникаль сыйфат характеристикаларына ия.

Эшкәртү барышында сортларны эшкәртү технологиясенең элементлары, шулай ук аларның максималь уңыш алуга һәм югары сыйфатлы ашлык булдыруга йогынтысы өйрәнелде.

Яңа сортларны һәм алар өчен эшләнгән агроысулларны гамәлгә кертү республика хуҗалыкларында язгы арпаның уңдырышлылыгын, табышлылыгын һәм конкурентлыкка сәләтен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100