news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан галимнәре терлекчеләргә савым сыерларының продуктлылыгын арттырырга ярдәм итә

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни–тикшеренү институты белгечләре сыерларның сөтен һәм бозауларның авырлыгын арттырырга мөмкинлек бирүче витаминлы минераль концентрат эшләде

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстан галимнәре терлекчеләргә савым сыерларының продуктлылыгын арттырырга ярдәм итә. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни–тикшеренү институты белгечләре сыерларның сөтен һәм бозауларның авырлыгын арттырырга мөмкинлек бирүче витаминлы минераль концентрат эшләде. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына институттан хәбәр иттеләр.
Узган ел Татарстан терлекчеләре һәр сыердан 4807 килограмм сөт савып алуга иреште. Быел исә планнар тагын да зуррак: савылган сөтнең күләмен 5 мең килограммга кадәр арттыру. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни–тикшеренү институты галимнәре терлекчеләргә әлеге максатларына ирешергә ярдәм итәргә булды һәм составында туклыклы, биологик актив матдәләр булган югары аксымлы концентрат эшләде. Концентратны туклыклылыгы югары булган катнаш азык әзерләү өчен файдаланырга мөмкин.
Концентратны язгы–көзге чорларда, савым сыерларының продуктлылыгы кимегәндә куллану аеруча актуаль. Хәзер исә, галимнәр раслаганча, сөт җитештерүнең сизелерлек кимүенә юл куймау мөмкинлеге туды.
Концентратның тәүге партиясе эшләнгән һәм республиканың кайбер терлекчелек хуҗалыкларына китерелгән инде. Терлекчеләр экспериментның нәтиҗәләре турында галимнәргә хәбәр итәргә ниятли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100