news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан галимнәре Төркиядә симпозиумда татар балалар әдәбияты турында сөйләде

Ләйлә Минһаҗева һәм Әлфинур Нәҗипова V Халыкара балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты симпозиумында чыгыш ясады.

(Истанбул, 22 октябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Казан Федераль университеты Татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы галимнәре Ләйлә Минһаҗева һәм Әлфинур Нәҗипова Төркиядә үткән V Халыкара балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты симпозиумында татар балалар әдәбияты турында сөйләде. Бу турыда әдәбият белгече, профессор Ләйлә Минһаҗева хәбәр итә.

Тәнкыйтьче Ләйлә Минһаҗева “Татар язулы әдәбиятының барлыкка килү һәм үсешендә балалар фольклорының роле” темасына чыгыш ясады. Әлфинур Нәҗипова “Нурихан Фәттах әсәрләрендә гореф-гадәтләрнең яшь нәселне тәрбияләүдәге роле” докладын укыды.

Төркия балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты язучылары берлеге Истанбулда оештырылган симпозиумга Азәрбайҗан, Германия, Грузия, Венгрия, Иран, Македония, Пакистан, Казахстан, Кыргызстан, Кырым, Татарстан, Төркия, Үзбәкстаннан килгән әдипләр һәм әдәбият галимнәре катнашты.

Ике көн дәвам иткән чарада 67 доклад тыңланды.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot