news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан галимнәре Россия агрономия форумында катнаша

Киңәшмәдә 2009 елда үсемлекчелек тармагында башкарылган эшкә нәтиҗә ясалачак

(Казан, 1 февраль, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстан галимнәре Россия агрономия форумында катнаша. Киңәшмәдә 2009 елда үсемлекчелек тармагында башкарылган эшкә нәтиҗә ясалачак. Татарстаннан форумда ТР буенча “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” федераль дәүләт учреждениесендә эшләнгән “Агросемэксперт” программасы авторлары катнашачак. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына әлеге филиалның җитәкчесе Таһир Һадиев хәбәр итте.
4–5 февраль көннәрендә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгында Россия Федерациясе субъектларының агросәнәгать комплексы органнары җитәкчеләре урынбасарлары, Россия авыл хуҗалыгы академиясенең структур бүлекчәләре җитәкчеләре, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждение башлыклары, тармак ассоциацияләре һәм берлекләре вәкилләре катнашында агрономия киңәшмәсе узачак.
Киңәшмәдә 2009 елда үсемлекчелек тармагында башкарылган эшкә нәтиҗә ясалачак, авыл хуҗалыгын үстерү буенча Дәүләт программасындагы килешүләрне үтәүгә кагылышлы мәсьәләләр каралачак. Киңәшмәдә катнашучыларга тауар җитештерүчеләрне язгы авыл хуҗалыгы эшләрен үткәрү өчен кредит, матди–техник һәм башка ресурслар белән тәэмин итү турында мәгълүмат бирәчәкләр.
ТР буенча “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” федераль дәүләт учреждениесе вәкилләре форумда күптән түгел эшләнгән, орлыкларны онлайн режимында 20 параметр буенча тикшерергә мөмкинлек бирүче “Агросемэксперт” программасын тәкъдим итәргә ниятли. Орлыкларны компьютер программасы ярдәмендә Татарстанның теләсә кайсы хуҗалыгында тикшерергә мөмкин. “Агросемэксперт” Россия Федерациясенең һәр төбәгендә кулланыла ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot