news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан галимнәре: Орлыкларны агулау — мул уңыш үстерүнең нигезе

Чәчү алдыннан һәм вегетация чорында үсемлекләрне саклау чаралары комплексын башкару уңышны 10 центнерга кадәр саклап калырга мөмкин.

Татарстан галимнәре: Орлыкларны агулау — мул уңыш үстерүнең нигезе
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре, үсемлекләрне саклауның бер чарасы да орлык материалын агулау биргән кадәр нәтиҗә күрсәтми. Чөнки фитопатогеннарның 60 проценттан артыгы орлыклар аша керә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Зарарланган орлыкларны чәчү авыруларны шытып килүче үсемлекләргә күчерә, шуның белән чәчүлекләрдә инфекция чыганаклары барлыкка килә. Орлыклар агулауны фитоэкспертиза, орлыкларны анализлау нигезендә башкарыла һәм препарат ачыкланган патогеннарны исәпкә алып сайлана.

Соңгы елларда гельминто-спориоз һәм альтернариоз инфекциясенең артуы үсемлекләргә җитди куркыныч тудыра, орлыкларның күгәрек гөмбәчекләре белән зарарлануы көчәйде. Орлыклар альтернариоз белән 95 процентка кадәр йогышлана, гельминтоспор белән — 25-30 процент, фузариоз белән — 10-15 процент, бактериоз белән — 5-10 процент. Коры елларда үсемлекләрдә головня авырулары һәм тамыр гөмбәчекләре ешая, бу уңышны 72-85 процентка кадәр юкка чыгарырга мөмкин.

Фито-анализ өчен үрнәкләрне ашлыкны чистартканнан һәм сортировкалаганнан соң сайларга кирәк. Сортның потенциаль продуктивлык мөмкинлегеннән тулырак файдалану өчен сайлап алынган, эре, биологик яктан аеруча әһәмиятле орлыкларны чәчәргә кирәк. Моның өчен Р 52325-2005 ГОСТын тәкъдим ителә. Калибровка узган, шытымга тикшерелгән кондицион орлыклар гына агулана. Артык зарарланган яисә артык дымлы орлыкларны агуларга ярамый.

Чәчү өчен зурлыгы буенча тигез, үсеш көче 80 проценттан ким булмаган, шытымы 92 проценттан ким булмаган һәм 1000 орлык авырлыгы 45 граммнан артык булган орлыклар алынырга тиеш. Орлыкларны агулауны уңай температура булганда чәчү алдыннан (7-14 көн кала) я чәчкәндә башкарырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100