Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан галимнәре Марий Элның иң алдынгы саналган хуҗалык җитәкчеләренә дәрес бирде
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белгечләре үз тәҗрибәләрен күрше төбәкләрдә дә җәелдерүне күздә тота
(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Солтан Гарифҗанов). Аграр тармакта иң алдынгы селекция эшен һәм технологияләрне киң җәелдергән “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” галимнәре күрше төбәкләр белән дә шушы өлкәдә хезмәттәшлек күперләрен ныгытмакчы. Дөрес, институт белгечләре моңа кадәр Россия регионнары белән тыгыз элемтәдә торды. Әйтик, Удмуртия Республикасы белән алар инде дистә елдан артык эшлиләр. Бу юлы безнең галимнәрнең казанышларын өйрәнергә Марий Эл җитәкчеләре килде. Максатлары – татарстанлыларның тәҗрибәләрен ныклап үзләштереп, үз төбәкләрендә аграр тармакны аякка бастыру.
Институт галимнәре дәресе аграр тармакның терлекчелек, игенчелектәге иң заманча технологияләр, селекция эше, маркетинг өлкәләрен колачлады. Фәнни үзәкнең терлекчелек буенча бүлеге Шамил Шакиров сүзләренә караганда, тармакта, иң беренче чиратта, малларны дөрес һәм сыйфатлы азык белән тукландырганда гына мул продукция алу мөмкин. Шул уңайдан республикада моннан 15 ел элек беренчеләрдән булып терлекләр өчен премикс җитештерү эше башлана. Моннан тыш, концентрат азык әзерләү буенча да алдынгы тәҗрибә тупланган. Институт лабораторияләрендә уйлап табылган һәм азык җитештерү заводында чыгарылган премикска ихтыяҗ елдан-ел арта бара икән. Шулай да, Марий Эл хуҗалыклары җитәкчеләрен катнашманың бәяләре кызыксындырды. Алар моңа кадәр премиксны республикадагы башка фирмалардан арзангарак хакка сатып алганнар. Шамил Шакиров исә җитәкчеләргә андый очсыз катнашмаларның составын ныклап өйрәнергә һәм шуннан чыгып бәяләрне карарга киңәш итте. “Без дә, әгәр кирәк икән, шундый “ярлы” сыйфатлы премикс тәкъдим итә алабыз һәм ул әле сез алган бәядән очсызрак та булачак. Әмма шул азыкны ашатып, продукция алганда сез оттырачаксыз, чөнки андый катнашмаларның сыйфаты бик түбән”, - дип кисәтте галим.
Институт галимәсе Александра Фадеева исә бөртекле-кузаклы һәм ярма культуралары селекциясе буенча тәҗрибәләре белән уртаклашты. “Бу өлкәдә без чыгарган орлыклар хәзер бик күп төбәкләрдә игелә. Шулай да, алда торган бурыч – кыйммәтле сортлар булдыру, игелә торган культураларның уңышын арттыру һәм авыруларга каршы тора алырлык яңа сортлар өстендә эшләү”, - дип искәртә Александра Фадеева. Һәм ул күрше төбәк җитәкчеләренә борчакның мул уңыш бирерлек кайсы сортларын алырга кирәклеген киңәш итте. Марий Элның аграр тармак җитәкчеләрен шулай ук сабан бодае, арпа, арыш, көзге бодай, күпьеллык үләннәр игү технологияләре, бу культураларның үз җирлекләренә яраклы сортлары нык кызыксындырды. Татарстан галимнәре аларга сабан һәм көзге бодайның, күпьеллык үләннәрдән люцернаның кайсы сортлары мул уңыш бирүләрен, авыруларга һәм уңайсыз һава шартларына яраклаша алуларын аңлатты.
Очрашу ахырында институт директоры Марсель Таһиров алга таба да мондый очрашулар оештырылачагын белдерде һәм Марий Эл җитәкчеләрен уртак хезмәттәшлеккә чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз