news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан галимнәре Мәскәүдә биокалдыкларны юкка чыгару бенча алдынгы технологияләр тәкъдим итә

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре экологик ысул белән калдыклардан котыла ала

  (Казан, 17 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). 17-20 мартта Мәскәүдә “Биотехнология: хәзерге хәле һәм үсеш перспективалары” VIII халыкара конгрессы уза. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Токсикология, радиация, биология куркынычсызлыгы федераль үзәгендә белдерделәр.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре биокалдыкларын юк итү буенча экологик ысуллар эшләү аеруча мөһим. Җитештерү калдыкларын традицион ысул белән юкка чыгару әйләнә-тирә мохиткә зур зыян китерә.

Казан галимнәре Мәскәүдә авыл хуҗалыгы калдыкларын тирәнтен чистарту һәм агросәнәгать комплексында аларны икенчел куллану ысулын тәкъдим итә.

Халыкара конгресс Мәскәү Хөкүмәте бинасында уза.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100