news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан галимнәре Истанбулда Дәрдмәндне искә алу җыенында чыгыш ясады

Галимнәр Ләлә Мортазина һәм Марат Гыйбатдинов инкыйлабка кадәрге татар мәгарифе үсешен аңлаттылар.

Татарстан галимнәре Истанбулда Дәрдмәндне искә алу җыенында чыгыш ясады
Рушания Алтай

(Истанбул, 25 ноябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Күренекле иганәчеләр — бертуган Рәмиевләр татар мәгарифен үстерү буенча газета — журналлар гына чыгарып калмаган, хәтта китапханә дә ачканнар. Бу турыда галимә Ләлә Мортазина Истанбулда Дәрдмәндне искә алу җыенында сөйләде.

Ул шагыйрь Дәрдмәнде Истанбулда искә алу җыенында егерменче гасыр башы татар тормышында бертуган Рәмиевләр һәм аларның гаилә әгъзаларының татар мәгарифенә керткән хезмәтләре хакында тәфсилле мәгълүматлар җиткерде.

«Бертуган Рәмиевләр керемнәренең шактый өлешен татар халкының аң-белем дәрәҗәсен күтәрү эшенә тотканнар. Юлык авылында Рәмиевләр иганәсенә җәмәгать китапханәсе эшләгән. Китапханә дүрт көн — ирләргә, ике көн хатын-кызларга хезмәт күрсәткән», — дип сөйләде Ләлә Мортазина.

Галимә күренекле иганәче Рәмиевләр гаиләсенең Оренбург, Тозтүбә, Ялта, Санкт-Петербург, Троицк һ.б. хәйрия җәмгыятьләрендә әгъза булып торуларын, бик күп мәчетләр һәм алар каршында мәктәп-мәдрәсәләр төзетүләрен, җәдитчә укытуга, татар балаларының рус телен камил белүләренә зур әһәмият бирүләрен аңлатты.

Рәмиевләр гаиләсендәге хатын-кызларның да татар мәгарифен үстерүгә хезмәт итүләрен, әйтик, Дәрдмәнднең кызы Зәйнәпнең «Оренбург мөселман хатын-кызлары» хәйрия җәмгыятен оештыруда башлап йөрүен, Шакир Рәмиевнең өлкән хатыны Гәүһәрнең дә бу төр эшләрдә актив булуын, Юлыкта кызлар өчен мәктәп-мәдрәсәләр, кул һөнәренә өйрәту курслары ачуын ассызыклады.

Галим Марат Гыйбатдинов «Татарларда мәдәният һәм мәгариф үсеше (XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы)» дигән темага укыган докладында инкыйлабка кадәрге татар мәгарифе системасы турында киң мәглүмат бирде. Аның үз-үзен матди яктан тәэмин итеп, үз-үзен көйләп, ябык система буларак үсүен белдерде, кадим һәм җәдитчә укыту ысуллары турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100