news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан галимнәре электрон энциклопедия төзергә планлаштыра

Без әлеге энциклопедияне техник яктан заманча эшләнгән проект итеп күрәбез, ди Искәндәр Гыйләҗев

(Казан, 29 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан Фәннәр Академисенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты электрон энциклопедия төзергә планлаштыра. Бу хакта бүген институт директоры Искәндәр Гыйләҗев хәбәр итте. Институтның киләсе елга булган планнары белән ул "Россия Федерациясендә татарлар берләшеп яши торган төбәкләр", "Татарстан Республикасының югалган торак пунктлары", "Казахстан татарлары" энциклопедияләрен тәкъдим итү чарасында таныштырды. "Без әлеге энциклопедияне техник яктан заманча эшләнгән проект итеп күрәбез. Ул гиперсылтамалар, аудио һәм видео материаллар белән баетылган, шәхесләрне төрле яктан ачкан, алар хакында барлык мәгълүматны да тупланган энциклопедия булыр дип планлаштырабыз",- диде Искәндәр Гыйляҗев.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100