news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан галимнәре өчен, Фән көне уңаеннан, тантаналы чара булды

Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һ.б. рәсми затлар катнашты

 (Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә Фән көне билгеләп үтелде.

Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары − мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды рәисе Владислав Панченко, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге җитәкчесе Олег Синяшин һ.б. катнашты.

"Фән көне 1999 елдан бирле билгеләп үтелә. Фән милләтнең интеллектын гына түгел, ә үсеш дәрәҗәсе күрсәткече булып тора. Хәзерге вазгыятьтә фәнни төркемнәр чит ил технологияләрен һәм сәнәгать товарларын үзебезнекенә алыштыру белән иркенләп шөгыльләнә ала. Әмма аңа чаклы фәннең хәзерге заманда җәмгыять һәм дәүләт өчен кирәкле булуы мөһим”, - тантанада диде ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъсүм Сәлахов.

Ул 2015 елның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы, Әдәбият елы белән истә калачагын да искәртте. Аеруча әдәбият елы фәнгә, бигрәк тә гуманитар фәннәргә игътибарны тагын арттырыр дигән ышанычын белдерде һәм республика галимнәрен Фән көне белән тәбрикләп, сәламәтлек, уңышлар теләде.

Фәрит Мөхәммәтшин исә тантаналы чарага җыелучыларны үзе һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үз исеменнән Фән көне белән тәбрик итте. "Бу залга республикабызның иң җаваплы кешеләре җыелган. Сезнең максатыгыз — җитештерү өлкәсендә яңа әйберләр уйлап табу, аларны халыкка җиткерү, кулланылышка кертеп җибәрү, тарихи чынбарлыкны ачу, аны алдагы буыннарга тапшыру һәм, шул рәвешле, республиканың көндәшлеккә сәләтлелеген саклый алуын тәэмин итү”, - дип сүзен башлады ТР Дәүләт Советы Рәисе. Татарстанның уңышларын, РФ субъектларының иң яхшылары арасында беренче бишлектә булуын һәм моңа республика Фәннәр академиясенең дә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

“Республиканың әйдәп баручы предприятияләре белән бер юнәлештә эш алып баруыгыз да мөһим. Бер яктан, бу предприятиеләргә ярдәм булса, икенче яктан, сезнең ачышларыгызны күрсәтү мөмкинлеге бирә. Гуманитар юнәлештә, сәламәтлек саклау өлкәсендә, авыл хуҗалыгы, төзелеш тармагы һ.б. юнәлешләрдә дә күп эш башкарылган", - дип Татарстан фәненә хезмәт куючы галимнәре эшчәнлеген югары бәяләде һәм алдынгы гыйльми даирәгә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Владислав Панченко фундаменталь тикшеренүләрнең дәрәҗәсен төшермәүнең хәзер аеруча мөһим булуын искәртте һәм Татартанның икътисади- социаль өлкәсенә караган тикшеренүләрендә үзе җитәкләгән Советның ярдәм итәчәген белдерде. Галимнәрне котлап, аларга уңышлар теләде.

Энгель Фәттахов килеп туган кыенлыкларга да карамастан, Татарстан галимнәренең алга таба да зур уңышларга ирешәчәгенә ышаныч белдерде һәм киләчәктә дә сәламәтлек, яңа ачышларга ирешүләрен теләде.

Фән көне уңаеннан уздырылган чарада тормышларын фән белән шөгыльләнүгә багышланган галимнәр династияләре дә билгеләп үтелде, алар “Татарстан фәнни династиясе” дипломы белән бүләкләнде.

Шулай ук, фән өлкәсендә зур уңышларга ирешкән галимнәргә ТР ФАнең исемле премияләре дә тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot