Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан галимнәре Бельгиядә узачак инновацияләр салонында катнашырга җыена
Татарстан галимнәре Бельгиядә узачак инновацияләр салонында катнашырга җыена
(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”). 16-20 ноябрь көннәрендә Бельгиянең Брюссель шәһәрендәге фәнни тикшеренүләр, яңа технологияләр һәм инновацияләр салоны җир шарының төрле почмакларыннан кабул ителгән фәнни проектлар буенча күргәзмә оештыра. “Брюссель-Эврика-2005” дигән әлеге чарада Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе дә катнашачак.
Тәүге тапкыр әлеге салон 1952 елда үткәрелә һәм анда яңа уйлап табылган 165 проект тәкъдим ителә. Шул дәвердән бирле Бельгия башкаласында “Брюссель-Эврика” дип исемләнгән Бөтендөнья фәнни тикшеренүләр, яңа технологияләр һәм инновацияләр салоны үткәрелеп килә. Бүгенге көндә ул сәнәгать әйберләре тәкъдим итүче шөһрәтле салоннарның берсе булып исәпләнә. Анда ел саен җир шарының барлык кыйтгаларыннан һәм кырыктан артык илдән меңнәрчә проектлар тәкъдим ителә.
Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе агымдагы елның февраль аенда Мәскәүдә үткәрелгән V Халыкара инновацияләр һәм инветицияләр салонында катнашып, дәрәҗәле бүләкләргә ирешкән иде (шунысы игътибарга лаек: мондый төр күргәзмәдә аларның беренче генә тапкыр катнашуы иде). Бу юлы да татарстанлылар сынатмаска уйлый. Алар Татарстан Фәннәр Академиясе галимнәренең тирәнтен тикшеренү ысулларын үз эченә алган “Татарстан Республикасы: инновацияләр һәм инвестицияләр” дигән блок, шулай ук төбәк предприятиеләренең һәм оешмаларының проектларын тәкъдим итәчәк. Тәкъдим ителүче экспозицияләр арасында Казанның 1000 еллыгына багышлаган проект та бар. Ул алда атап үтелгән инновацияләр һәм инвестицияләр салонында Гран-прига лаек булган иде.
Салон Бельгия короле яклавы астында үтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз