news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан галиме үрдәкләр булган сулыкларда коену куркыныч булу турында кисәтте

Үрдәкләр булган күлләрдә су коенган очракта Татарстанда яшәүчеләр «су коенучы кычытуы» дип аталган тире авыруы йоктырырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Дмитрий Иванов хәбәр итте.

«Мондый проблема сулыкларда үрдәкләр күп булган очракта мөмкин. Сүз уңаеннан, бу без яраткан Зәңгәр күлләргә дә кагыла. Хәзер анда үрдәкләр күбәйде, аккош барлыкка килде. Үрдәкләр шулай ук сулыкларның микроблар белән пычрануына да өлеш кертә», - дип аңлатты ул.

«Су коенучы кычытуы» дип аталган тире авыруы гельминт личинкалары аркасында барлыкка килә. Церкарийләр су кошлары – үрдәкләр, акчарлак, аккошлар, шулай ук төче сулык моллюсклары организмында паразит булып яши.

Моннан тыш, кайбер кешеләрнең сулыкларда коенганнан соң тән тиресе су «чәчәк ату» сәбәпле кычытырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot